news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның полиция хезмәткәрләре кышкы кием формасына күчте

Строй каравы нәтиҗәләре буенча шәхси составның кышын хезмәт итәргә әзер булуы билгеләп үтелде.

(Актаныш, 19 октябрь, "Татар-информ",  "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген, 2018 елның 17 октябрендә, Рооссия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге каршында полиция хезмәткәрләренең строй каравы узды. Шул рәвешле шәхси состав рәсми төстә кышкы кием формасына күчеп, кышкы чордагы хезмәткә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде, дип яза җирле басма.

 Полиция хезмәткәрләренең төп "ревизоры" ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары, подполковник Фәһим Нуриев иде. Фәһим Зәкәри улы бүлекчәдәге җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләрен, тикшерүчеләрне, сорау алучыларны, патруль-пост һәм юл-патруль хезмәтләре хезмәткәрләрен, участок уполномоченныйларын, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны һәм эчке хезмәт хезмәткәрләрен “энә күзеннән” үткәрде. Аларның кием-салымнары, жетон һәм күкрәк билгеләре, хезмәт таныклыклары, тышкы кыяфәтләре тикшерелде.

Строй каравы нәтиҗәләре буенча шәхси составның кышын хезмәт итәргә әзер булуы билгеләп үтелде.

Строй каравында кече лейтенант Л. С. Әхмәдишинага “эчке хезмәт лейтенанты” дигән махсус исем бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100