news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның "Җәмигъ" мәчетендә 100гә якын бала ял итте

Рухи сәламәтләндерү үзәкләрендә балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелде.

(Актаныш, 20 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Июль аенда Актаныш авылының “Җәмигъ“,“Бүләк“, “Мәүлид”, Гәмбәрия мәчетләре каршында, шулай ук районның башка авылларында да дини лагерьлар оештырылды, дип яза җирле басма.

Рухи сәламәтләндерү үзәкләрендә балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелде. Шулай ук мәчетяны лагерына йөрүче балалар спорт белән дә шөгыльләнделәр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенделәр. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнгән иде.

9 - 19 июль көннәрендә район үзәгендә урнашкан Җәмигъ мәчетендә дә ир һәм кыз балалар өчен рухи сәламәтләндерү үзәге эшләде. Утызлап ир бала, алтмышлап кыз бала биредә ислам дине сабакларына төшенде. 19 июль – лагерьнең соңгы көнендә - балалар өчен бәйрәм оештырылды. Аларга төрле уен чаралары оештырган иде мөгаллимә апалары. Балалар аларда теләп катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot