Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Киров авылы халык театры "Идел-йорт" фестиваль-конкурсында катнашкан
Быел фестиваль татар театры оешуга 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). 8 ноябрьдә Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында театр коллективларының XVI «Идел-йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы ачылды. Быел фестиваль татар театры оешуга 110 ел тулуга багышлап уздырыла. 16 ноябрьдә «Идел-йорт» фестивалендә Актаныш районының Киров авыл мәдәният йорты халык театры спектакль куйды. Бу хакта Актанышның мәгълүмат-мөхәррият үзәге сайты хәбәр итә.
Режиссер Алсу Хуҗина һәм артистлар тамашачыларга Ралиф Кинҗебаевның «Туй күлмәгем калдым кочаклап» дигән драмасын тәкъдим итте.
Тамашачылар да, жюри да спектакльне югары бәяләде.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз