Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның “Каенкай" балалар бакчасы логопеды әти-әниләр белән семинар уздырды
Ул ата-аналарны грамотага өйрәтүгә әзерлек этабындагы эш төрләре белән таныштырды.
(Актаныш, 5 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). “Каенкай “ балалар бакчасының логопед - мәктәпкә әзерлек төркемендә укытучы-логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы “Гомуми сөйләм җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү” дигән темага ата-аналар өчен семинар-практикум уздырды. Бу турыда җирле басма яза.
Ул ата-аналарны грамотага өйрәтүгә әзерлек этабындагы эш төрләре белән таныштырды. Ата-аналар логопед төркемендә алып барылучы эш юнәлешләре белән якыннан танышып, балаларына коррекцион эштә ярдәм итү өчен кирәкле белемне практик яктан ныгыттылар.
Авазлар,авазлар классификациясе турындагы белемнәрен барлап искә төшергәннән соң, сүзләргә аваз анализы ясадылар, сүзләрнең аваз схемасын фишкалар ярдәмендә төзеделәр, “Яңгырый-яңгырамый” уены аша, кыңгырау ярдәмендә саңгырау,яңгырау авазларны ачыкладылар.
Бу юлы ата-аналар ”Беренче адымнар” темасына ачык белем бирү эшчәнлегендә катнаштылар, грамотага өйрәтүгә әзерлек этабының эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр,кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар,үзара фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз