news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Энгель Фәттаховка сувенир бүләк итте

Риназ Исламхуҗин эшләгән сувенирларга, беләзекләргә, агач эшләнмәләренә ихтыяҗ зур.

Актанышның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре  Энгель Фәттаховка сувенир бүләк итте

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына истәлекле сувенир бүләк итте.

Ул үзе ясаган станокта шомартылган фанердан тартмачык әзерләгән, компьютер графикасында бизәкле язуны лазер ярдәмендә тартмага да язып куйган.

Риназ — Яңа Әлем егете, Актанышның беренче мәктәбендә укый, укудан соң әтисе Рәзифкә фермерлык эшчәнлегендә ярдәм итә. Аннан ишек алдындагы махсус сарайчык — эш урынында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә.

Егет эшләгән сувенирларга, беләзекләргә, агач эшләнмәләренә ихтыяҗ зур.

Район башлыгы Энгель Фәттахов Риназның сувенирлар ясауда һәм районның брендын булдыруда катнашуын хуплады.




news_right_1
news_right_2
news_bot