Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның иң көчле җитәкчеләре билгеле булды
50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.
(Актаныш, 18 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта бүген үткән “Җитәкчеләр спартакиадасы”нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән йөзгә якын җитәкче катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәрне билгеләде, дип яза җирле басма.
45 яшькә кадәр булган хатын-кызар арасында беренче урынны Рузилә Гарипова яулады. Икенче урында – Ләйсән Нурлыева, өченче урында – Айгөл Фазлыкаева.
45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында “җиңүче” исеменә Зәугәрия Зиннәтуллина лаек булды. Икенче урында – Регина Шәйхразиева, өченче урында – Гөлнара Әхмәтова.
50 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында беренче урында – Илнур Хуҗин, икенче урында – Айдар Иманаев, өченче урында – Ирек Галимов.
50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады. Икенче урында – Айрат Кәрамов, өченче урында – Рамил Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз