news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның җиңелатлетлары Гөлнара Сәмитова-Галкина белән очрашты

Үз төркемнәрендә Диана Шәмсиева һәм Фирүзә Җиһангирова III урыннарны яуладылар.

(Актаныш, 6 иююнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова).Актанышның җиңелатлетлары Пекинда олимпия рекорды куйган Гөлнара Сәмитова-Галкина белән очрашты, дип яза җирле басма.

Җиңел атлетика буенча РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин истәлегенә Яр Чаллыда ачык шәһәр кроссы 4 июнь көнне узды.

Бәйгене ачу тантанасында үзенең остазы турындагы истәлекләре белән Яр Чаллы кызы, 2008 елны 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә Пекинда олимпия рекорды куйган җиңел атлет Гөлнара Сәмитова-Галкина да уртаклашты, катнашучыларга изге теләкләрен юллады.

Актаныш спорт мәктәбеннән остаз Рузил Тимеров җитәкчелегендә Сөембикә Яппарова, Резеда Басыйрова, Элиза Мөхәммәтдинова, Диана Шәмсиева, Язилә Закирҗанова, Чулпан Ибарһимова, Фирүзә Җиһангирова, Газиз Хөҗҗәтов, Искәндәр Ибраһимов, Салават Фәхриев составындагы команда көчен сынады бәйгедә.

Үз төркемнәрендә Диана Шәмсиева һәм Фирүзә Җиһангирова III урыннарны яуладылар. Остазлары – Рузил Тимеров, Равил Хаҗиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100