news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Чалманарат авылында терлекне электр көтүче көтә

Бүген Аръяк Чалманаратта мондый яңа төр көтүгә 50гә якын сыер йөри.

Актанышның Чалманарат авылында терлекне электр көтүче көтә
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 24 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Быел Актаныш районы Чалманарат авылы крестьян-фермерлык хуҗалыгы хуҗасы чыбыркысын электр-көтүчегә алыштырырга карар кылган. Авыл халкы белән дә киңәшкән ул. Нәтиҗәдә, авыл көтүе белән хуҗалык көтүе шушы җайланмага тапшырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чалманарат авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалык булып оешкан Яппаровлар да әнә шундыйлардан. Бүген аларның хуҗалыгында 24 баш савым сыеры исәпләнә.

Башка елларда аларның маллары авыл көтүенә кушылып йөргән. Чират белән барган көтү Ралиф абыйларга килеп җиткәч, билгеле, алар атналар буе көтү көтәргә тиеш булган. Элек алар кеше яллап, көнлек акча биреп үткәргән көтү чиратын.

Бүген Аръяк Чалманаратта мондый яңа төр көтүгә 50гә якын сыер йөри. Беренче көннәрдә бөтен авыл белән сыерларны күзәтүләренә үземә дә шаһит булырга туры килде. Ә аннары сыерлар тәки кабул итте бит электр-көтүчене. 

news_right_1
news_right_2
news_bot