Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның беренче мәктәбе территориясендә терроризмга каршы өйрәнүләр узды
Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла.
(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). "Актанышның беренче мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәр бүген бөтен район үзәген аякка бастырды. Санаулы минутлар эчендә мәктәп яны территориясе оператив төркем тарафыннан әйләндереп алынды, урамда машиналар хәрәкәте туктатылды, дип яза җирле басма.
Урамнан. кычкыртып, янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы машиналары узды, шулай ук бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пункты өчен җаваплы кешеләр чакырылды. Мәктәп тирәсендә тыз-быз йөгерүчеләр күренде.
Баксаң, беренче мәктәп территориясендә терроризмга каршы өйрәнүләр барган икән. Махсус укулар районда "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында үтүен дә исәпкә алсак, шөкер, борчылырлык сәбәп юк. Сүз уңаеннан, әлеге айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла.
Укуларның нәтиҗәсе әйбәт дип бәяләнгән, бар оешма да таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли алган бүген. Шулай да махсус оператив группага киләчәктә булган кимчелекләрне төзәтү бурычы куелды, мондый төр укуларга җитди әзерләнергә кирәклегенә басым ясалды.
Аңлашылганча, "Бомба" дип язылган пакетны да, укулар үткәрү максатыннан, полиция вәкилләре үзләре куйган – халык арасында паникага бирелер сәбәп юк, диелгән район хәбәрендә.
1. Мәктәпкә һәр очракта саперлар, кинологлар, шартлаткыч техника белгечләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, кыскасы, тулы бер лаборатория киләчәк.
2. Бомба табылмыйча, информациянең ялган икәнлеге ачыкланса, аның бәясен әти-әниең күтәрәчәк. 207нче маддә (УК РФ) буенча штраф итеп 500 минималь хезмәт хакы каралган. 14 яшьтән узганнар 6 елга иректән мәхрүм ителә.
3. Тавышны (чүпрәк аркылы булганда да!) барыбер таныйлар, телефон операторын исәпләп чыгарырга, кем шалтыратканны белергә бик аз вакыт кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз