news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның бер хуҗалыгы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып төгәлләде

Урып-җыюның иң кызган чорында ындырда ике сменада оештырылган эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре белән беррәттән мәктәп укучылары да җәлеп ителгән.

Актанышның бер хуҗалыгы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып төгәлләде
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 28 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актанышның Нур Баян хуҗалыгы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып төгәллләде. Нур Баян хуҗалыгы хезмәтчәннәрен матур җиңүләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2011 гектар мәйданда югары технология белән игелгән бөртекләрдән 70630 центнер тулай җыем алуга ирешкән хуҗалыкның бер гектарга уртача уңышы 35,1 центнер.

Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 16нчы урып-җыю сезонын каршылаган кладовщик Ринат ага Мәҗитов та эш темпларын яхшы дип бәяли. Иң мөһиме, хәзер инде нурбаянлыларның бөртекле культуралары түбә астына кайтып беткән.

Ындыр табагында исә әле дә тулы куәттә эш кайный. Урып-җыюның иң кызган чорында ике сменада оештырылган эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре белән беррәттән мәктәп укучылары да җәлеп ителгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100