news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның бер авылында яшәүче бабай талчыбыктан каз оясы үрүе белән танылган

80 яшьлек Роберт Локманов ике каз оясын бер көндә үрә.

Актанышның бер авылында  яшәүче бабай талчыбыктан каз оясы үрүе белән танылган
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 14 март, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Каз, үрдәк, тавык оясын талдан үрү һөнәре сакланып калган авыллар бар. Актанышның Уразай авылында яшәүче 80 яшьлек Роберт Локманов бу кәсебен балачактан үзләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Уразай авылында, элек-электән, кәрзин үрүчеләр байтак булган. Роберт Локманов, аның яшьтәшләре Мораделгариф Шәйхелимамов, Фатих Фарисов ярыша-ярыша эшләгәннәр.

«Талларны, яфрагы коелгач, көз көне үк өйгә алып кайтып куям. Дөньяны алып бару өчен кирәк иде бу шөгыль. Мәктәптә укыганда ук өйрәндем. Җиденчене тәмамлагач, Бурсык авылындагы әртилгә эшкә урнаштым. 12 елга якын шунда хезмәт куйдым», — ди ул.

Роберт Сәүбән улы 1939 елда туган. Бурсык авылында тирә-якка дан тоткан ателье барын өлкән буын яхшы хәтерли. Оста куллыларны эш белән тәэмин иткән ул, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтелгән.

— Роберт абыйның кәрзиннәрен башка авыллардан да килеп алалар. Талларны күл буйларыннан үзе кисеп алып кайта. Аның кул эшен төрле күргәзмәләргә куябыз. Элекке кирәкле һөнәрне дәвам итүче кешебез ул. Куллары алтын, — ди аның турында Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов.

Җитез, өлгер. Ике каз оясын бер көндә үреп чыга, аннан бераз ял итә. Тавык-үрдәккә дигәненең капкачын да талдан чорный. Кош-корт оясы гына түгел, вак кәрзиннәр дә ясап куя. Тормыш иптәше Нәзирә Локманова аңа ярдәм итә. Кыш көне өйләре остаханәгә әверелә. Ә язга чыгуга каз оялары үз ияләрен таба.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100