Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның “Бүләк” чаңгы трассасында бәйрәм ялларында чаңгы ярышлары узды
Елның нинди фасылы булуына карамастан, Актанышта төрле спорт чаралары даими оештырылып тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Актаныш, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Мондый чаралар, беренче чиратта, райондашларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән булса, спорт мәйданчыкларын буш тотмау максаты да күздә тотыла, дип яза җирле басма.
Спорт өлкәсендәге җанлылык Актанышта кышкы чорда аеруча сизелә. “Бүләк” чаңгы трассасында бәйрәм ялларында чаңгы ярышлары тынып тормый. Узган ел ахырында райондашларыбыз “Төнге чаңгы юллары” на баскан булса, быел 2 гыйнвар көнне әлеге мәйдан Кыш бабай призына оештырылган ярышлардан гөрләп торды.
Бүгеннән исә яктыртылган чаңгы трассасында оешма-учреждение коллективлары чаңгыда узыша. Беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре күрсәтте.
Чаңгычылар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов башлангычында старт алды. Сер түгел, Энгель Нәвап улы чаңгы спортына мөккибән киткән кеше. Аның якын киләчәктәге максаты – райондашларыбызны чаңгыга бастыру һәм йөзәргә өйрәтү. Әйе, әйе, тиздән һәр актанышлы чаңгыда шуарга һәм йөзәргә өйрәнәчәк. Моның өчен Актанышта бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк, иптәшләр!
“Һәр кеше үз сәламәтлеге хакында кайгыртмый икән, бу – аның тәрбиясезлеге”, - дип спортка булган уңай мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр ассызыклады җитәкче.
Билгеле, башта бу спорт төренә халыкны тарту мәҗбүри төстә башкарылачак, нәкъ менә шушы максаттан һәр оешма, һәр хуҗалык, һәр учреждение чаңгы трассасына аерым-аерым чакырыла. Алга таба исә иң кулай спорт төренә халык ирекле рәвештә тартылыр дип ышанасы килә.
Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләрен алдан ук сөендереп куясы килә: алар чаңгыга иң еш басар, мөгаен. Махсус алар өчен атнаның бер көне чаңгы көне итеп билгеләнәчәк. Кем белә, бәлки алар үрнәгендә бөтен район халкы да телевизор каршында үтә торган кышкы озын кичләрен сәламәт яшәү рәвешенә алыштырыр. Ни дисәк тә, без бит булдыра торган халык!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз