Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның 10 сабыена “хәйрия кояшы” елмайды
Быел районда парта артына беренче тапкыр 379 бала утырачак.
(Актаныш, 23 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). "Мәктәпкә җыенырга булыш!" - республикада дистә ел дәвамында уздырылучы шушы исемдәге хәйрия акциясенә Актаныш районы да инде 12нче ел рәттән кушыла. Ул 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәм булсын өчен үткәрелә, дип яза җирле басма.
Шунысы сөенечле, Актанышта миһербанлы, ярдәмчел кешеләр шактый. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе игълан ителгәнче үк ярдәм кулы сузучы райондашларыбыз белән ихластан горурлана алабыз без.
Быел районда парта артына беренче тапкыр 379 бала утырачак. Алар арасында уку елы алдыннан матди ярдәмгә мохтажлары да юк түгел. Бу - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналарның, эшсезләрнең балалары. Бәйрәмгә алар барысы да, һичшиксез, матур бүләкләр алачак .
Актаныш районында әлеге юнәлештә киң эшчәнлек алып барыла. Оешма-учреждениеләр дә, хуҗалыклар да, шәхси затлар да игелекле эшкә бик теләп кушыла. Бүген дә олы йөрәкле актанышлыларның ярдәме белән 10 укучы мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләк каплары һәм букчаларга ия булды. Балаларны шушы рәвешле Ринат Хәернасов җитәкчелегендәге районның электр элемтәсе узелы (РУЭС) һәм Руслан Усманов җитәкләгән “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы коллективлары сөендерде.
Алия Мансурова, Руслан Нурисламов, Рөстәм Хөсәенов, Арсен Әхтәмов, Арзу Вәлитова, Мәликә Әхсәнова, Ислам Хөсәенов, Рушат Гыйлфанов, Ислам һәм Рөстәм Вәлиевларга елмайды бүген “хәйрия кояшы”. Ә ул бүген чыннан да мәрхәмәтле иде. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясенең рәсми өлешеннән соң әлеге нәни райондашларыбыз “Бэби-Бум” балалар ял бүлмәсенә юл тотты. Ә биредә аларны бер сәгатьлек уеннар һәм туңдырма көтә иде – укучылар булып мәктәпкә барганчы менә дигән балачак илендә ял итте сабыйлар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз