news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышлыларның сәламәтлеген мобиль медицина комплексы кайгырта

Бу көннәрдә авылларда яшәүчеләргә тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла.

Актанышлыларның сәламәтлеген мобиль медицина комплексы кайгырта
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/yaa-sulysh-aktanyshlylarny-slamtlegen-mobil-meditsina-kompleksy-kaygyrta

(Актаныш, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 25 сентябрьдән Актаныш үзәгендә мобиль медицина комплексы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мобиль поликлиника Сәламәтлек саклау милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау. Бу көннәрдә авылларда яшәүчеләргә тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла.

Мобиль поликлиника "КАМАЗ" машинасы базасында булдырылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә теркәү, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, хирург бүлмәләре бар.

Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килүне дә оештырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot