Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышлыларның 99 проценттан артыгы сайлауларда катнашкан
Кичке сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналып, район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылган.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Җиденче чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта оешкан төстә узды, дип яза район басмасы.
Кичке сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды.
Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте - якынча 99 проценттан артыграк райондашыбыз, киләчәккә ышаныч белдереп, үз тавышларын бирде.
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев сайлаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Сайлау кампаниясе барлык сайлау участокларында да оешкан төстә узды. Без кабат югары активлыгыбызны, бердәм булуыбызны күрсәттек. Барлык сайлаучыларга, оешма-учреждениеләр, аграр тармак хезмәткәрләренә тирән рәхмәтемне белдерәм һәм яңадан-яңа уңышлар телим”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз