news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышлылар Россия чаңгы юллары ярышларына министр белән бергә чыкты

Актанышта "Россия чаңгы юллары-2017" ярышларында 1000нән артык кеше узышты.

(Актаныш, 13 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 12 февраль көнне Актанышта “Россия чаңгы юллары-2017” ярышларында 1000нән артык кеше узышты. Алар арасында нәниләр дә, әти- әниләр дә, җитәкчеләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде.

Чаңгы бәйрәмендә катнашырга махсус кайткан якташыбыз, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның тормыш иптәше Сәрия ханымның чаңгыга басуы, аларның ярышта актив катнашулары күпләр өчен үрнәк булып торды.

“Россия чаңгы юллары” ул – нәтиҗәләргә караганда, катнашу рәхәтлеге бирүче чара, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot