news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышлылар Әлфия Авзаловага багышлап зур бәйрәм оештыра

Легендар җырчының 85 еллыгына Илһам Шакировны да чакырдык, ди Актанышның Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың 85 еллыгына багышлап оештырылган концертта легендар җырчының 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмалары да тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актанышның Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов хәбәр итте.

“16 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге филармония бинасында якташыбыз, талантлы җырчы Әлфия апа Авзаловага багышлап зур концерт оештырабыз, - ди Вәсим Вахитов. - Быел легендар якташыбызга, исән булса, 15 гыйнварда 85 яшь тулган булыр иде. Актаныш районы һәм Казандагы якташлык җәмгыяте бу датаны масштаблы итеп уздырырга ният кылды. Без якташлары Авзалова белән һәрвакыт горурланып яшәдек. Шәхсән мин үзем аның концертларына мәктәптә укыган чорда ук йөри идем. Әле дә хәтердә: җырчы Әлфия Авзалова кайткан дигәч, салкын авыл клубларына шыгрым халык тула торган иде. Cәхнәдәге һәр чыгышы кайнар алкышларга күмелә. Ә концерттан соң җырчыны, ат чанасына утыртып, күрше авылга озатып куя торган идек”.

Юбилейга багышланган концертта Актаныш җирлегеннән чыккан артистлар катнашуы көтелә. Актаныш районы, Чаллы һәм Казан сәхнә осталары Авзалова репертуарындагы әсәрләрне башкарачак. Сәхнәгә эленгән зур экранда исә Вәсим Вахитов радио һәм телевидение архивларыннан эзләп тапкан тарихи кадрлар, Әлфия Авзалованың иҗат, тормыш юлын чагылдырган видеоязмалар тәкъдим ителеп барачак.

“Концертта Әлфия апаның сәхнәдәш коллегалары, аның саекмас иҗатын дәвам итүче яшь якташлары, районның атаклы “Агыйдел” дәүләт ансамбле чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килер. Әлфия апа Актанышта еш чыгыш ясый иде. Исән чагында районда оештырган Сабан туе бәйрәмнәрен калдырмады. Казанда узган якташлар җәмгыяте чараларында да җырлап китә торган иде. Аныкы кебек көчле, моңлы тавышка ия җырчылар йөз елга бер туа торгандыр. Әлегә андыйларны күрмим, киләчәктә булыр, Алла боерса. Күптән түгел, Әлфия апа архивын барлап чыктым, безнең якташыбыз яшь вакытта төрле милләт әсәрләрен башкарган икән бит. Бәйрәмгә Авзалованың кызы Зөлфияне дә, алыштыргысыз сәхнәдәше Илһам ага Шакировны да чакырдык. Сәламәтлеге рөхсәт итсә, киләм, дип ышандырды. Без бу тарихи кичтә Илһам абыйның безнең белән бер залда булына өметләнәбез”.

Вәсим Вахитов белдергәнчә, Әлфия Авзаловага багышланган Җыр бәйрәме кичендә филормания фойесында ярминкә дә оештырыла. Биредә Актаныш төбәгендә җитештерелгән тәм-том һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк. Ә концерт башланганчы һәм тәнфес вакытында дә Әлфия апа башкаруында җырлар яңгырап торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100