news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышлылар Казан тамашачысына чәкчәк һәм еллык иҗади хисап концерты алып килде

Актанышлылар ел саен Казанга зур концерт программасы белән килә. Быел ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концертлар залында үтте.

(Актаныш, 1 май, “Татар-информ”, “Актаныш таңнары”). Татарстанның Актаныш районы сәнгатькәрләре апрельнең соңгы көннәрендә бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп һәм драма әсәрен сәхнәләштереп, Казан тамашачысына тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Актаныш таңнары" газетасы.

Бу традиция инде озак еллар дәвам итә. Быел исә Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗади хисап концерт программасын Казан тамашачысына  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында  күрсәтте. Фойеда кунакларга Актаныш чәкчәге, милли тәм-томнар, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Татарстанның инкассация идарәсе башлыгы, актанышлыларның якташы Вәсим Вахитов Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. “Актанышлылар алар эшли дә, җырлап-биеп ял да итә белә. Кайсы яктан карасаң да, һәрчак алдынгылар. Мин үземнең шул төбәк кешесе булуым белән һәрчак горурланып яшим. Рәхмәт сезгә”, - дип белдере ул ихластан.

news_right_1
news_right_2
news_bot