news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышлылар Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте

Бәйрәмдә тынгысыз хезмәтләре белән бүләкләргә лаек булучылар хөрмәтләнде.

(Актаныш, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән, дип яза җирле басма.

Актаныш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бүген һөнәри бәйрәмнәрен "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле залында билгеләп үтте. Чарага полиция ветераннары, хезмәткәрләрнең гаиләләре дә чакырулы иде. Полиция хезмәткәрләре гаиләләре белән рәхәтләнеп тамаша кылып, бергә ял иткән бердәнбер көндер ул, мөгаен. Чөнки ел дәвамында нинди генә бәйрәм булмасын, алар өчен эшнең иң кызган вакыты ул.

Иминлек сагында торучыларны беренчеләрдән булып район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрик итте. "Эчке эшләр хезмәткәрләренә беркайчан да җиңел булмады. Хәзер дә хезмәтегез бик җаваплы, тынгысыз, хәтта кайчак куркыныч та. Райондашларыбыз тыныч йокласын өчен хокук сагында һәрчак уяу торасыз. Һөнәри осталыгыгызны үстереп, погоннарыгызда йолдызларыгызның тагын да артуын телим. Сез – безне, Ходай Тәгалә сезне сакласын!", -дип бәйрәм хуҗаларына матур теләкләрен җиткерде ул.

Бәйрәмдә тынгысыз хезмәтләре белән бүләкләргә лаек булучылар хөрмәтләнде. Аларга Россия Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттә аеруча хезмәт күрсәткән өчен" I, II, III дәрәҗә медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100