news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

"Татар-информ" легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә
Салават Камалетдинов

Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә икенче көн рәттән аншлаг белән легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе бара. Бүген сәхнәдә Актанышта туып үскән җырчылар – "Моң патшабикәсе"нең якташлары чыгыш ясый.

Ә залда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, иң кадерле кунаклар буларак, Әлфия Авзалованың гаиләсе – кызлары Гүзәл белән Зөлфия, кияве һәм оныклары утыра. Актаныштан чыккан язучы-шагыйрьләр Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Роберт Миңнуллин һәм Ләбиб Лерон да биредә.

Сәхнәдә "Агыйдел" дәүләт бию ансамбле, танылган эстрада артистлары Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, Фәрит Мирзануров, Азат Нургалиев, җырчы-шагыйрә Ләйлә Дәүләтова һәм башкалар чыгыш ясады.

Оештыручылар әйтүенчә, рәсми чыгышлар каралмаган.

Фойеда Актанышта җитештерелгән тәм-томнардан ярминкә дә оештырылган.

Концертны Актаныш якташлар җәмгыяте оештырган.

Искә алу кичәсе "Татар-информ" аша онлайн трансляцияләнә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100