Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышбаш авыл җирлеге язгы ташуга әзерлек чараларын күрә
Бүгенге көндә җирлектә су басу куркынычы янаган участокларны барлау, булган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барыла.
(Актаныш, 5 март, "Татар-инорм, "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Җирлек башлыкларына тиз арада гомумкулланылышта булган биналарның түбәләрен, стена яннарын кардан чистарту бурычы йөкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
1 март көнне Актаныш районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагында язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Җирлек башлыкларына тиз арада гомумкулланылышта булган биналарның түбәләрен, стена яннарын кардан чистарту бурычы йөкләнде. Кызганычка каршы, республикада түбәдән бозлы кар төшеп, кешеләр зыян күргән очраклар яз саен теркәлеп тора. Менә шундый һәлакәтне булдырмау йөзеннән эшләнә дә инде әлеге эшләр.
Актанышбаш авыл җирлеге бу юнәлештәге эшчәнлеген тиз арада җанландырып, санаулы көннәр эчендә җирлектәге барлык социаль объектларны, шул исәптән белем һәм тәрбия бирү оешмаларын кар чолганышыннан азат итте. Җирлекнең ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә бу юнәлештә ярдәм итү мөмкинлеге каралган.
Бүгенге көндә җирлектә су басу куркынычы янаган участокларны барлау, булган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Атна дәвамында ташу сулары агу өчен махсус урнаштырылган торбаларны ачу чаралары да тәгаенләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз