news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш үзәк хастаханәсенә 23 миллион сумлык компьютер томографиясе аппараты куелды

Табиб күрсәтмәсе нигезендә тикшеренү кирәк булган очракта хезмәт бушлай күрсәтеләчәк.

Актаныш үзәк хастаханәсенә 23 миллион сумлык компьютер томографиясе аппараты куелды
«Актаныш-информ»

(Актаныш, 31 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Илкүләм проектлар кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсендә компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды һәм бүгенге көннән тест режимында эшли башлады. Компьютер томографиясе аппаратының бәясе 23 млн сум.

«Район халкы өчен, аның сәламәтлеген саклау өчен тагын бер зур гына адым ясалды. Күпләр компьютер томографиясе хезмәтеннән файдалану өчен Чаллы, Казан шәһәрләренә йөри иде. Бүген әлеге аппарат үзебездә куелды һәм файдалануга тапшырылды. Якын киләчәктә үзәк хастаханәдә комплекслы ярдәм һәм хезмәт күрсәтерлек Кабул итү пункты булдыру нияте бар», — ди искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.

«Бүгенге көндә компьютер томографсыз медицина хезмәтен күрсәтеп булмый. Дөрес, тулы диагноз кую өчен дә кирәк ул. Аеруча, бүгенге вазгыяттә актуаль булган үпкә чирләрен ачыклауда, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең хәлен ачыкларга һәм онкология авыруларын вакытында кисәтергә ярдәм итәчәк ул, — диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot