news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш үзәк хастаханәсе "Ак халатлы фәрештәләр" фестиваленә кушылды

Алга таба укуларын медицина юнәлешендә дәвам итәргә теләгән укучылар район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм КДМУ студентлары белән очрашты.

Актаныш үзәк хастаханәсе "Ак халатлы фәрештәләр" фестиваленә кушылды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 8 февраль, "Татар-инфом", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Февраль башында Татарстан Республикасының барлык медицина учреждениеләрендә "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында  Актаныш районы үзәк хастаханәсе базасында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик әһәмиятле очрашу оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алга таба укуларын медицина юнәлешендә дәвам итәргә теләгән укучылар район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм КДМУ студентлары белән очрашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны аларга юллады. Моннан тыш, укучылар Казан дәүләт медицина университеты факультетлары турында видеороликлар карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot