Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш юлларында ун ай эчендә 11 кеше үлгән
Барлыгы 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Агымдагы елның 10 аенда Актаныш муниципаль районы юлларында 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итә “Актаныш мәгълүмат-редакция үзәге” хәбәрчеләре.
Һәлакәтләрдә үлүчеләр саны – 11, яраланучылар – 57 кеше. Исерек шоферлар гаебе белән 4 юл – транспорт һәлакәте булган.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар еш кына ачыкланса да, шунысы аянычлы, андыйлар саны артканнан-арта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз