news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш юл ярышы катнашучылары буенча абсолют рекорд куйды

Быел юлсыз юл ярышының трассасы да үзгәрешләр кичергән.

Актаныш юл ярышы катнашучылары буенча абсолют рекорд куйды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 3 май, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш райнының Иске Байсар җирлеге территориясендә дүртенче тапкыр оештырылучы "ДЖИП СПРИНТ 116" исеме алган юлсыз юл ярышы катнашучылар һәм тамаша кылучылар саны буенча абсолют рекорд куйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел Актаныш, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан гына түгел, Пермь, хәтта Екатеринбургтан килгән катнашучылар да бар иде – география киңәя, дан тарала, юлсыз юлда ярышучыларны тамаша кылучылар арта.

Сүз уңаеннан, бүгенге ярышка килүчеләр саны да мең генә түгел иде – Сабантуй бер читтә торсын!

Район башлыгы Энгель Фәттахов та халык белән бергә тамаша кылды бу әкәмәтне.

- Күпләр кызу язгы чәчү өстендә нинди ярыш ул дияргә дә мөмкин. Әмма Актаныш районында язгы чәчү бернинди тоткарлыксыз, уңышлы дәвам итә. Бүгенге көнгә 75% мәйданда ул инде башкарылган. 

Быел юлсыз юл ярышының трассасы да үзгәрешләр кичергән. Язның шактый иртә килүе, җирнең ярыйсы ук кибеп бетүе дә оештыручыларга күпмедер өстәмә мәшәкать тудырган - экстремаль шартлар булдырыр өчен махсус сулыклар, баткак урыннар да ясарга туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100