news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш якташлар җәмгыяте Әлфия Авзалованың 85 еллыгына искә алу кичәсе оештыра

Концерт 16 гыйнвар көнне 18 сәгать 30 минутта башлана.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 16 гыйнвар көнне Актаныш районыннан чыккан бөтен татар җырчылары Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр башкарачаклар. Татарның легендар җырчысы искә алу кичәсен Актаныш якташлар җәмгыяте оештыра.

Концерт Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованы тууына 85 ел тулуга багышлана. Искә алу кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үткәрелә.

“Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе филармониядә ике көн үткәрелә. Беренчесен филармония үзе оештыра, икенчесен Актаныш районы белән берлектә без оештырабыз. Концертта Актанышта туып үскән Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Лилия Муллагалиева, Газинур Фарукшина һәм башка җырчылар катнаша. Алар нигездә Әлфия апа Авзалова репертуарыннан җыр башкарачаклар”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасы Инкассация идарәсе башлыгы Васим Вахитов.

“Концертта Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнашачак. Филармония фойесында авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итү ярминкәсе оештырылачак”, - дип вәгъдә итә районның Социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев. Ярминкәдә Актаныш чәкчәкләре, казлары һәм башка тәм-томнар булачак.

Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана.

Искәртеп үтәбез, гыйнвар аенда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованы тууына 85 ел тулуга багышланган ике концерт оештырыла. Аның беренчесен филармония оештыра һәм 15 гыйнвар көнне үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100