news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш вокаль ансамбле Татарстан этномәдәни фестивалендә лауреат булып танылды

Актив иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылды.

(Актаныш, 5 ноябр, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкләгән ансамбль “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада төрле милләт халык коллективлары чыгыш ясады.

Гала-концертта Актаныш районыннан Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортының вокаль ансамбле катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 

“Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының этномәдәни хәрәкәттәге иң актив катнашучыларына дәүләт бүләкләре, ә иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылды. Әлеге матди ярдәм милли сәхнә киемнәре тектерүгә тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot