news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш укытучыларына аркан тартышуда тиңнәр табылмады

Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде.

(Актаныш , 20 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы төгәлләнде, дип яза районның "Актаныш таңнары" газетасы.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе дә катнашты. Энгель Фәттаховның спартакиаданы ачу тантанасында: “Мин министр булганда елга ике тапкыр җәйге һәм кышкы спартакиадалар үткәреләчәк, спорт белән системалы шөгыльләнергә кирәк”, - дигән фикерен бик күпләр сөенеп кабул итте.

Актанышта узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты.

Чыннан да спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү –үзе бер манзара булды. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.

Бу төр ярышта беренче төркемдә Актаныш командасы беренче урынны яулады, икенче урында – Тукай, өченче урында Мөслим районы командасы. Икенче төркем командалар арасында беренчелек Саба командасына бирелде, икенче урында – Яр Чаллы, өченче урында - Кукмара районы командасы, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100