news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш укучылары ГТО нормаларын тапшырган

Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак.

Актаныш укучылары ГТО нормаларын тапшырган
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 28 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиеава). Актанышта мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы узган. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

11-12, 13-15 яшьлек укучылар ГТО нормативларының 3, 4 баскычларын үтү өчен алты спорт төре (йөзү, турникта тартылу, гәүдәнең сыгылмалылыгы, пневматик винтовкадан ату, 150 граммлы тупны ераклыкка ату, 60, 1500, 2000 метрга йөгерү) буенча үз сәләтләрен күрсәткән.

Нигезләмә буенча, Җәйге фестивальдә район җирлегендәге һәр мәктәп тә катнашырга тиеш. Урта мәктәп - 8 укучы, төп мәктәп 4 укучы белән ГТО нормаларын тапшырырга бурычлы.

Үзәк стадионда иртәнге сәгатьләрдә үк старт алган фестивальнең ачылышында район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова, аның урынбасары Айнур Гыймадиев катнашкан.

Нәфисә Рим кызы барлык катнашучыларга да ГТО нормативларын югары күрсәткечләр белән үтәп чыгуны теләгән. Иң-иң дип табылган укучыларның республика күләмендә Актаныш данын яклап, Татарстан җыелма командасы составына керү мөмкинлеге барлыгын да искәрткән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100