Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш терлекчеләрен дөньякүләм һәм Россиядә билгеле белгечләр өйрәтә — Дәниф Харисов
Районның хуҗалык җитәкчеләре Венгриягә кадәр барып, белем алган.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел көнлек савымны 200 тоннага җиткерергә ниятли. Хәзер биредә көн саен 180 тонна сөт савып алына. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хәбәр итте.
“Безнең максат – сөт саву буенча алдынгы районнар исемлегендә булу. Һава шартлары бик үк кулай булмау терлек азыгы әзерләүгә дә йогынты ясады. Тик сөтне киметмибез. Арттыра барабыз. Терлек азыгын тикшерә торган лаборатория сатып алдык. Ул азыкның составын баланста тотарга ярдәм итә. Узган ел һәр сыер 5,9 мең тонна сөт бирсә, быел бу сан 6 мең тоннадан артты”, – диде Дәниф Харисов.
Аның сүзләренчә, Актаныш терлекчеләре, белемнәрен арттыру максатыннан, Россия күләмендә танылган галимнәр белән элемтәдә тора һәм алардан тәҗрибә ала.
“Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр Венгриядә булып, укып кайтты. Ростов-Дон галимнәре белән дә эшлибез. Алар Актанышка килеп, белгечләребезне өйрәтә”, – диде идарә җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз