news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясады

Киңәшмәдә Энгель Фәттахов, Илфак Бариев, район белгечләре катнашкан.

Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясады
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 17 гыйнвар көнне терлекчелек тармагының эш күрсәткечләре нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсе булып узды. Бу турыда Актаныш районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Район терлекчеләре үткән 2017 ел нәтиҗәләренә анализ ясадылар. Биредә терлек баш санын саклау һәм арттыру, дөрес тукландыру, терлекчелек продукцияләрен җитештерүне үстерү юлларын эзләү һәм кайсы юнәлештә күбрәк эш алып барырга кирәклеге ассызыкланды, диелә хәбәрдә.

Киңәшмә эшендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары һәм ветеринария белгечләре катнашткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100