news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш технология техникумының иң оста машина йөртүче студенты ачыкланды

Ярышларда катнашучылар теоретик этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, ә практик өлештә автодромда автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте.

Актаныш технология техникумының иң оста машина йөртүче студенты ачыкланды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 27 сентябрьдә Актанышта югары һәм урта белем бирүче уку йортлары студентлары арасында оештырылып килүче “Автосессия” машина йөртү осталыгы бәйгесе  да узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Имин хәрәкәт атналыгы" кысаларында гамәлләштерелгән республикакүләм бәйгенең район этабында Актаныш технология техникумы егетләре үзара осталыкларын сынады.

Тантаналы өлештә 9 студентны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе инспекторы, полиция лейтенанты Владимир Назарук, ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева сәламләде.

Ярышларда катнашучылар ике конкурс этабын узды. Теоретик этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, ә практик өлештә автодромда автомобиль йөртү осталыгын күрсәтте.

“Автосессия – 2019” бәйгесендә беренче урынны Айгизәр Басыйров яулады. Икенче урынга Фарис Хуҗин ия булды. Өченче урында Разил Галиев. Җиңүче егетләргә дипломнар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң мөһиме – Актаныш технология техникумының өч егете  Казанда машина йөртүче студентлар арасында үтәчәк "Автосессия-2019" бәйгесенең финалында катнашу мөмкинлегенә ия булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100