Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш технология техникумында 9 сыйныф укучыларын берничә төр юнәлеш буенча сынадылар
Бәйгенең төп максаты – техникумда укырга теләүчеләрне барлау, аларга әлеге уку йорты тәкъдим иткән мөмкинлекләрне, шартларны күрсәтү.
(Актаныш, 2 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 2018 елда Актаныш технология техникумы инициативасы белән районкүләм бәйге үткәрелә. WorldSkills - һөнәрләр чемпионатында ел саен катнашкан әлеге уку йорты район җирлеге мәктәпләренең 9 сыйныфында белем алучы 78 кыз-егетләрне үзенә дәшеп, аларны берничә төр юнәлеш буенча сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Узган елны ук мәктәпләрдә зур кызыксыну уятуга ирешкән бәйге быел да дәвам итеп, 1 февраль көнне техникум базасы районның 26 мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы 78 укучыны үзенә туплады.
Бәйгенең төп максаты – техникумда укырга теләүчеләрне барлау, аларга әлеге уку йорты тәкъдим иткән мөмкинлекләрне, шартларны күрсәтү.
Бүген пешекче-кондитер компетенциясе буенча һөнәри дебют бәйгесендә катнашучылар үзләрен салкын кабымлык ясау, татар халкының милли ризыгы булган өлеш пешерү осталыкларында гына сынап калмадылар, теоретик өлештә үз белемнәрен күрсәттеләр, инглиз телен белү дәрәҗәсен барладылар.
Технология техникумы җитәкчелеге быел әлеге бәйгене авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, электромонтер, эретеп ябыштыручы компетенцияләре буенча да оештырырга ниятли.
Шәхси урыннар белән беррәттән, гомуми баллар буенча җиңү яулаган мәктәпләр дә хөрмәтләнде. Дәрәҗәле беренче урынга Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе лаек дип табылды. Икенче урында – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат һәм Пучы мәктәбе. Өченче урынны Тат. Ямалы, Богады, Чалманарат мәктәбе командалары бүлеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз