news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш технология техникумы Татарстанның ике югары уку йорты белән килешү төзеде

Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге килешүнең өстенлекле якларын әйтте.

Актаныш технология техникумы Татарстанның ике югары уку йорты белән килешү төзеде
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 18 гыйнвардан Актанышның ресурс үзәгендә белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары белемле кадрлар әзерләүче ике иң абруйлы югары уку йорты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге килешүнең өстенлекле якларын әйтте. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилев үз чыгышларында моңа ачык дәлилләр китерде.

Очрашуның күркәм нәтиҗәсе буларак, югары уку йортлары ректорлары һәм техникум директоры Илшат Габделхәев арасында килешү имзаланды. Илшат Илфат улы шулай ук "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәм "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев белән дә алга таба хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100