Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш технология техникумы студентлары да имтиханнарын яңача тапшыра
Әлеге яңа төр имтиханнарның шактый уңай яклары да бар. Шуларның берсе - аны тапшырган студентларга Skills-паспорт бирелә.
(Актаныш, 30 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Хәзер инде Актаныш технология техникумы студентлары да имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан буларак тапшыра башлады, дип яза җирле басма.
Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итү максатларында һәм Татарстанда сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын гамәлгә кертү кысаларында 2017 елдан башлап Республиканың урта һөнәри белем бирүче уку йортларында "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" дип исемләнгән күрсәтмә имтихан гамәлгә кертелә башлаган иде. Узган уку елында ул ирекле куелган булса, быелдан һөнәри белем бирүче оешмаларны тәмамлаучыларның компетенцияләрен бәйсез бәяләүне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмы буларак, ул мәҗбүри төс алды.
Чыннан да, Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Хәзер инде Актаныш технология техникумы студентлары да имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан буларак тапшыра башлады.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстан, беренчеләрдән булып, күрсәтмә имтиханы тапшыру теләге белән чыккан иде. 2016 елда тәҗрибә өчен беренче имтиханнарны нәкъ менә бездә тапшырып карадылар. Бу имтихан студентка уку дәвамында алган белемнәрен теория һәм гамәлдә күрсәтергә ярдәм итә.
Актаныш технология техникумы базасында әлеге күрсәтмә имтихан 25 май көнне старт алган иде, ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уку йортының дүртенче курсында белем алучы 16 студенты «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә «Авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлегенә 8 көн дәвамында 5 һөнәри модуль буенча имтихан тота.
Студентларның эш процессын 6 бәйсез эксперт күзәтә. Педагоглар тарафыннан ниндидер ярдәм күрсәтелер дип тә өметләнәсе түгел, имтихан мәйданчыкларыннан турыдан-туры онлайн – трансляция алып барыла. Балларны да махсус система саный.
Әлеге яңа төр имтиханнарның шактый уңай яклары да бар. Шуларның берсе - аны тапшырган студентларга Skills-паспорт бирелә. Паспорт эшкә урнашканда аеруча мөһим, булачак хезмәткәр үз компетенциясендә осталык дәрәҗәсен нәкъ менә шушы документ нигезендә дәлилли алачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз