news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш технология техникумы командасы көрәш турнирында җиңде

Районда республиканың урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш турниры узды.

 (Актаныш, 8 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Алдагы елларда Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш турниры Минзәлә, Казан, Мамадышта үткәрелеп, студентлар өчен шактый дәрәҗәлегә әверелгән бәйгенең бишенче юбилей турниры быел Актанышта узды, дип яза җирле басма.

28 командага исәпләнгән бәйгенең Актаныштагысы үз келәмендә 100дән артык көрәшчене кабул итте. Республиканың 18 урта һөнәри белем бирү уку йорты 7-8 апрель көннәрендә "батыр" исеме өчен бил алышты биредә.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстанның визит карточкасына әверелгән көрәш бәйгесе урта һөнәри белем бирү йортларында да, еллар буе сынап, үз батырларын булдырган. Быелгы турнирда да Арча, Саба, Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә районнары студентлары, бил ныгытып, беләк көче белән яулаган позицияләрен бирергә теләмәде. Көрәш турнирының икенче көне аеруча тере, көчле, дулкынландыргыч булды. Ул көнгә келәмдә чын батырлар гына калган иде дисәк тә, һич арттыру булмас, мөгаен. "Актаныш" спорт комплексы җанатарларның тавышыннан, көрәшчеләрнең көчле бил алышуыннан дер селкенеп торды. Кайберәүләргә бөтенләй буйсынмаган җиңү тәмен күз яшьләре аша татыган келәм батырлары да булды бу турнирда.

15 яшьтән 21 яшькә кадәрге студентларны җәлеп иткән бәйгедә 6 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстанның 18 егете "Келәм батыры" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шунысы куанычлы, алар арасында берничә ел буе әлеге исемгә ия булучылар бар. 

Актанышта үткән быелгы көрәш турниры район тарихына икеләтә истәлекле булып кереп калачак: республикакүләм турнирның беренче юбилее буларак һәм иң мөһиме, Актаныш технология техникумы командасының әлеге турнирда хаклы рәвештә җиңү яулап, батыр калуы белән. Актаныш егетләренә җиңү җиңел бирелмәде, нәкъ менә шуңа да алар өчен бик кадерле, бик көткән җиңү иде ул. Иң мөһиме: үз җиребездә – үзебезнең җиңү.

Көрәшнең баш хөкемдары, Минзәлә шәһәреннән Р.Р. Бәдриев быелгы көрәшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклап үтте. "Безгә ике келәм дә җитә иде, актанышлылар исә көрәшчеләрне дүрт келәм белән каршы алды. Егетләргә көрәшкә җылынып, әзерләнеп керү өчен бик яхшы җирлек булды ул. Ике көн дәвамында авыр травмалар, имгәнүләр булмау да моңа дәлил", - дип искәртте баш хөкемдар.

Командалар арасында исә дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарга Кукмара, Арча, Минзәлә районнары чыкты. Өченче урында – Саба аграр көллияте, икенче урында – Мамадыш политехник техникумы диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100