Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш техникумында «Һөнәри дебют» дип исемләнгән бәйге үткәрелә
Өч көн дәвамында техникум 25 мәктәпнең йөз иллегә якын укучысына эшче һөнәрләрнең серләрен ачар дип көтелә.
(Актаныш, 5 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Дүртенче ел рәттән Актаныш технология техникумы базасында тугызынчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәри дебют» дип исемләнгән бәйге үткәрелә. WorldSkills — һөнәрләр чемпионатында үзен сынаган уку йорты район җирлеге мәктәпләренең егет-кызларын шул рәвешле укуларын техникумда дәвам итәргә өнди.
Өч көнгә сузылачак дебютның беренче көнендә егет-кызлар пешекче һәм эретеп ябыштыру эше компетенцияләре буенча осталыкларын күрсәтсә, бүген һөнәри дебют мәйданы төзүчеләр һәм бухгалтер эше компетенциясе буенча катнашучы укучылар хозурында. Иртәгә техникум авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм электромонтер компетенциясе буенча иң-иңнәрне ачыклаячак.
Өч көн дәвамында техникум 25 мәктәпнең йөз иллегә якын укучысына эшче һөнәрләрнең серләрен ачар дип көтелә.
Бүгенге көндә ресурс үзәк статусы йөртүче техникум 8 юнәлеш буенча студентларга белем һәм күнекмәләр бирә. Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, кондитер, ветеринар һөнәрләренә ихтыяҗ беркайчан да кимеми.
«Актаныш технология техникумында үзләштергән һөнәрләр беркайчан да юкка чыкмаячак. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы районында», — диде бу уңайдан техникум җитәкчесе Ландыш Шәмсунова.
Чара рәсми төстә ачылганнан соң, укучылар, өч төркемгә бүленеп, бәйге шартлары буенча билгеләнгән биремнәрне үтәргә таралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз