Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш театры «Өйләнәм! Бетте-китте!» спектакле премьерасын күрсәтте
Спектакльдә авылда буйдак егетләрнең, кияүгә чыкмаган кызларның күп булуы проблемасы күтәрелә.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Ләйсән Газизова). Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!» исеме белән тәкъдим итте. Премьера аншлаг белән узды. 20 декабрьдә бу спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.
Төп герой Күктимернең (Рөстәм Мусин) өйләнгәнче куркыныч төш күрә. Хатыны Миләүшәне (Алсу Булатова) киленле рәхәт тормыштан явызланган әнкәсе Мәүлия (Нәзлия Гобәева) бик кыерсыта имеш, ә Мәүлия апаның төше бөтенләй киресенчә, аның үзен килене утлы табада «кыздыра». Вакыйгалар шушы ике төшкә бәйләп үсә.
«Бүгенге көннең төп проблемасы — авылда буйдак егетләрнең, кияүгә чыкмаган кызларның күп булуы. Спектакльдә әлеге проблема һәм гаилә мөнәсәбәтләре темасы калку күтәрелә. Тамашачыларга әйтәсе фикерем - яшьләр гашыйк булсыннар, бер-берсен яратсыннар һәм гаилә корып, матур итеп яшәсеннәр», — ди Рабига ролендәге Эльвира Мөхәммәтҗанова.
«Күңелемә ике һөнәр якын: берсе - журналистика, икенчесе — актерлык. Спектакльдә уйнау үземә нык ошый. Коллективтагы һәркемгә мин рәхмәт әйтәм, аеруча режиссерыбыз Нур абыйга. Ул көн саен репетициядә барысын да аңлатты. Тамашачыларның спектаклебезне ошатуын сизеп-тоеп уйнау миңа көч бирә», — диде яшь артист - унберенче сыйныф укучысы Елена Әдһәмова.
Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов театр коллективына рәхмәт әйтте. «Былтыр Камал театрында „Итил суы ака торур“ тарихи драмасын күрсәткәч, халык театрына дәүләт театры статусын бирү турында сөйләшү булды. Әлегә коллектив муниципаль театр буларак чыгыш ясый, киләчәктә „Агыйдел“ дәүләт җыр һәм бию ансамбле кебек Россиянең, Татарстанның татарлар яши торган төрле төбәкләрендә чыгыш ясый торган дәүләт театры дәрәҗәсендә күрәсебез килә», — диде ул.
Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов туган ягына эшкә кайту Актаныш мәдәнияте, аерым алганда Актаныш халык театры өчен зур табыш булды. Өч ел эшләү дәверендә Мансур Гыйлаҗевнең «Яратылыш» пьесасын «Мин бит сине тапкан идем» исеме белән, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романын сәхнәләштерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз