news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш театры “Итил суы ака торур” тарихи спектаклен Казан сәхнәсендә күрсәтте

Спектакльне караган Разил Вәлиев театр коллективы башкарган эш белән соклануын әйтте.

Актаныш театры “Итил суы ака торур” тарихи спектаклен Казан сәхнәсендә күрсәтте
Александр Эшкинин

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Кичә, 14 майда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Итил суы ака торур” тарихи спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне Казанга Әлфия Афзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры алып килде. Казанда 12 – 14 май көннәрендә Актаныш театры көннәре булды.

Тарихи спектакль 1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарында куелган. Шуннан бирле Нурихан Фәттахның әлеге әсәре сәхнәләштерелмәгән. Быел исә Актаныш халык театры коллективы бу эшкә алынган.

Тамашачылар арасында булган татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев тарихи әсәрләрне сәхнәләштерү бик авыр хезмәт икәнен аңлатты. “Беренчедән, финанс яктан бик кыйммәткә төшә, костюмнар әзерләве бик авыр. Икенчедән, шул чорның рухына кереп, тарихны бик яхшылап өйрәнү кирәк. Өченчедән, тарихи әсәрнең заман белән бәйләнгән булуы мөһим, ул бүгенге вазгыять белән яңгыраш табарга тиеш”, - диде ул.

Разил Вәлиев Актаныш театрында бу әсәрне сәхнәләштерергә җыенганнарын ишетеп шаккатканын һәм әлеге спектакльгә икеләнеп килгәнен әйтте. Спектакль тәмамлангач, ул театр коллективы башкарган эш белән соклануын әйтте.

“Итил суы ака торур” әсәрен сәхнәләштерүче, режиссер һәм Алмыш хан ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов та тарихи әсәрләрне тамашачыларга кызыклы итеп җиткерүне җиңел эш түгел икәнен әйтте. “Әсәрне 13-14 яшьтә укыгач, ул миңа нык тәэсир итте. Алмыш хан безне исламлы, бәхетле иткән кеше”, – диде ул.

Спектакльдән соң, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын укыды һәм якташларының тәвәккәллеге белән горурлануын әйтте.

Казанда Актаныш якташлары җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов якташларга сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен алтын медаль булдырылуы турында әйтте. Әлеге бүләк Нур Хөсәеновка һәм Актаныш халык театры коллективына тапшырылды.

Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым да үз рәхмәтен белдерде.”Мәсьәләне үзләренчә чишкәннәр, матур итеп үзләренчә бетергәннәр, миңа бик ошады”, – диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100