news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш спортчылары «Ел спортчысы-2019» җиңүчеләре булып танылды

18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узды.

Актаныш спортчылары «Ел спортчысы-2019» җиңүчеләре булып танылды
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш спортчылары Фарис Хуҗин һәм Илфир Әнвәров «Ел спортчысы-2019» җиңүчеләре булып танылда. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узды.

Чемпионатлар һәм дөнья беренчелекләре призерлары һәм җиңүчеләре — республиканың Мөслим, Балтач, Алексеевск, Тукай, Актаныш, Аксубай, Теләче һәм Саба муниципаль районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән спорт мәктәпләре укучылары әлеге тантанада бүләкләнде.

Яшь көрәшчебез Фарис Хуҗин һәм тренеры Илфир Әнвәров әлеге чарада катнашып, «Ел спортчысы-2019» булып танылдылар һәм бүләкләнделәр.



news_right_1
news_right_2
news_bot