news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан турнир оештырган

Тренерлар "Ленин комсомолына 100 ел" ордены белән бүләкләнгән.

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан турнир оештырган
aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 31 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары Илдар Имамов белән Фәһим Галимов тренер көнендә комсомолның 100 еллыгына багышланган шахмат турниры оештырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Тренерлар турнир чыгымнарын үзләре финанслаган.

"РФ Коммунистлар партиясе"нең ТР Актаныш районындагы сәяси партиясе җирле бүлеге беренче секретаре Мөнир Гомәров тренерларны "Ленин комсомолына 100 ел" ордены белән бүләкләгән һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot