news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш сайлаучылары һава шартлары начар булуга карамыйча тавыш бирергә килә

"Райондашларыбыз референдумда катнашмый калмас дип ышанам", - диде комиссия башлыгы Илшат Габделхаев.

(Актаныш, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Референдум көнне һава шартлары, юллардагы бозлавык та комаучауламый – Актаныш районы кешеләре үз вакыты белән сайлау участокларына килә, фикерен белдерә. Бу хакта "Актаныш-информ" хәбәр итә. 
 
Моңа кадәр Актаныш авылындагы 621 санлы сайлау участогына килүчеләр Актанышның икенче санлы мәктәбендә тавыш биргән булса, бүген референдумда катнашучылар технология техникумына килде. Биредә 1411 сайлаучы исәпләнә. 
 
"Халыкның төп агымын көн үзәгенә көтәбез. Үзара салым җыела башлагач, җирлекләрдә уңай якка үзгәрешләр бик сизелә. Моны һәркем тоеп, күреп йөридер. Шуңа күрә райондашларыбыз референдумда катнашмый калмас дип ышанам", - диде комиссия башлыгы Илшат Габделхаев.
 
Шулай ук моңа кадәр Актанышның беренче санлы мәктәбендә урнашкан 619 санлы референдум уздыру участогы да халыкны район мәдәният йортында кабул итте. Әлеге участокның яңа рәисе – Илназ Хөҗҗәтов. Илназ Наил улы актанышлыларның иртәнге сәгатьләрдән үк шактый актив булуын искәртте. 
 
“Яшьлек” Мәдәният үзәгендә урнашкан 620 санлы сайлау участогы әгъзасы Илиза Бакированың әйтүенә караганда, референдум шактый җанлы бара. 
 
"Һава шартлары, юллардагы бозлавык та комаучауламый – халык үз вакыты белән килә, фикерен белдерә. Барысының да кәефе яхшы. Һәркем референдумның нинди максаттан оештырылганын белә. Әмма без барыбер халык өчен башкарылган эшләрдән фотокүргәзмәләр әзерләдек", - диде ул.
 
Күп еллар дәвамында формалашкан тәҗрибәдә күрсәткәнчә, Актаныш районында халык битараф түгел. Фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар икән – алар, һичшиксез, моннан файдаланып калачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100