news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш савымчысы республикакүләм бәйгедә II урынга ия булды

Бүгенге көндә Зөлфирә 43 сыер сава.

(Актаныш, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Агросәнәгать тармагында хезмәт куючы 35 яшькә тикле яшьләр арасында республика күләмендә “Үз һөнәренең осталары” дип исемләнгән бәйге ел саен үткәрелә. Быел районнан анда сигез кеше катнашып, шуларның алтысы финалга үтте. Бу хакта район газетасы яза.

“Әнәк” агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсендә савымчы булып эшләүче Зөлфирә Шакирова – II, “Башак” хуҗалыгы механизаторы
Динар Хәйдәров III урынга ия булды.

Зөлфирә Шакирова – тумышы белән Күҗәкә авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел хисапчылар курсында белем алганнан соң, Зөлфирә хезмәт юлын савымчы буларак башлый. Түкегә барып эшләсә дә, авырлыклардан курыкмый ул. Хезмәтен яратып башкара. 

Бүгенге көндә Зөлфирә 43 сыер сава. Алардан көнгә 700 литр сөт савып ала. "Хәзер сыерлар ташлана, шуңа сөт кими. Аңынчы тоннадан арта иде. Бер сыерга уртача 15 литр тирәсе туры килә", ди ул.

“Әнәк” агрофирмасында үткәрелгән савымчылар бәйгесендә беренче урын яулагач, Зөлфирәгә республика бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр. Икеләнсә дә, риза була ул. Ныклап әзерләнә башлый. Тәҗрибәсе дә булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100