Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш Сабан туеның пролог өлешендә Әлфия Авзалова искә алыначак
Әлфия Авзалова җырына бәйрәм кунакларының да кушылып җырлавы көтелә.
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2 июль көнне Актаныш район үзәгендә Сабан туе узачак. Милли бәйрәмне ачып җибәргәндә, 15 июньдә арабыздан китеп барган мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова искә алыначак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова хәбәр итте.
Искәртеп үтик, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә.
Дилбәр Әнвәрова әйтүенчә, Актанышта бер мәдәни чара да Әлфия Авзалованы телгә алмыйча узмый.
“Әлфия Авзалова вафатыннан соң, нәрсәнедер югалткан кебек булдык. Бу сиздерә, авыр, ямансу. Сабан туе мәдәни программасы сценариена Әлфия Авзалованы искә алу өлешен кертергә уйлыйбыз. Башта Әлфия апаның үз тавышы белән берәр җыр куплетын яңгыратып, аннан соң бөтен халыкны аңа кушылып җырлатып, экранда аның фотолары белән искә алачакбыз. “Әлфиябез безнең янда мәңгегә калачак”, дигән сүзләр белән...” – дип белдерде әңгәмәдәш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз