news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә уку алдынгыларын бүләкләделәр

Мөгаллимнәр министрның Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

(Актаныш, 7 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә уку алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 6 май көнне район мәдәният сараенда узды, дип яза район газетасы.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов иң-иң дип табылган өч укучыга ноутбуклар, Республика һәм Россия күләмендә фән олимпиадалары, иҗади бәйгеләр һәм проектлар эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кыз-егетләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Шулай ук, гимназиянең мөгаллимнәре дә министрның Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100