news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш “Россия чаңгысы–2017” акциясенә кушыла

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.

(Актаныш, 12 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). “Россия чаңгысы–2017” 12 февраль көнне “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк, дип яза районның "Актаныш таңнары" газетасы.

Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын барлау максатында оештырыла. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары – 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар – ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.

Бәйге җиңүчеләре “БлагоДарение” хәйрия фонды бүләкләренә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.

news_right_1
news_right_2
news_bot