news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының "Серле дөнья" курчак театры иң яхшылар бишлегенә кергән

Фестивальнең финал этабы ноябрьгә тәгаенләнгән.

Актаныш районының "Серле дөнья" курчак театры иң яхшылар бишлегенә кергән
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 2 август,  "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районының Яңа Әлем мәктәбе каршында эшләп килүче "Серле дөнья" курчак театры "Театраль Идел буе" театр фестивалендә катнашкан һәм хәзер алар иң яхшы дип табылган биш театр исемлегенә кергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестивальнең республика этабында катнашуга барлыгы 30дан артык гариза кергән. Бу - мәктәп, балалар иҗат үзәкләре, урта һөнәри һәм югары уку йортлары каршында эшләүче театр студияләре спектакльләре - масштаблы иҗади марафонның муниципаль этапларында җиңүчеләр.

Аның нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы спектакль", "Иң яхшы режиссер эше", "Иң яхшы актер", "Иң яхшы актриса" номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Финалист-театрларның спектакльләре телевидение аша, интернетта ачык режимда күрсәтеләчәк. Фестивальнең шәхси сайты булдырылачак, анда да спектакльләр күрсәтеләчәк.

Республикада төбәк этабы ике өлештән тора: муниципаль һәм төбәк этабы. Тавыш бирү юлы белән татарстанлылар иң яхшы мәктәп һәм студентлар театр коллективларын сайлаячаклар, алар республика данын иҗади ярышларның округ этабында яклаячак.

"Әлмәт, Актаныш, Буа, Чаллы һәм Мөслим районнарыннан балалар театр коллективлары куйган спектакльләр тәкъдим ителде.  Шушы көннәрдә - Оештыру комитетының соңгы утырышында Татарстанны кайсы балалар театры коллективы тәкъдим итәсе билгеле булачак", - диде Семен Федоров.

Фестивальнең финал этабы ноябрьгә тәгаенләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100