news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының Әнәк авылында картиналар галереясе ачылды

Районда ике авылда галерея булдыру планлаштырылды.

(Тукай, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Якты юл»). Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туып-үскән Актаныш районы Әнәк авылында картиналар галереясе ачылды.

Аны ачуда Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары башлап йөрде. Авылда картиналар галереясе ачу идеясе белән рәссамнарны туган ягы Актанышка алып кайтучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разов булды.

Районда ике авылда галерея булдыру планлаштырылды. Берсе Әнәктә, икенчесе район үзәге Актанышта.

Әнәктә инде күргәзмәнең бер залы ачылды. Анда 37 иҗат эше куелды, тагын фойеда һәм тагын бер бүлмәдә тиз арада кырыктан артык Чаллы һәм Казан рәссамнарының эшләре урнаштырылачак.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, шагыйрь Мирһади Разов, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, Чаллы рәссамнар берлеге җитәкчесе Ленар Әхмәтов, рәссам Хәния Гәрәева һәм Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары катнашты.

Рәссамнар картиналарын галереягә барысын да бүләк итеп бирделәр. Актанышта исә картиналар галереясе алдагы елның җәендә ачылыр, дип көтелә. Аңычы рәссамнар пленерларга кайтып Актанышның һәм район авылларының матур күренешләрен, табигатен картиналарга төшерергә ниятлиләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot