news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының кыр батырларына чираттагы премияләр тапшырылды

Район башлыгы урынбасары кыр эшләре белән танышты һәм комбайнчылар белән очрашты.

Актаныш районының кыр батырларына чираттагы премияләр тапшырылды
Ләйсән Тимерова

(Актаныш, 26 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы басу-кырларында 2019 ел уңышын җыйнап алу дәвам итә. Актаныш районында алсыз-ялсыз хезмәт куйган кыр батырларын хөрмәтләү дә даими башкарылып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган атнада район башлыгының махсус премияләре “Агыйдел”, “Наратлы”, “Нур”, “Ташкын”, “Чәчер” хуҗалыгы уңганнарына тапшырылды.

“Агыйдел” хуҗалыгы җитәкчесе хакимиятнеке белән бергә үзенең премияләрен дә кыр батырларына тапшырып, аларны матур җиңүләргә җилкендерде. Татар Суыксуы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт программасы да җир улларының күңеленә хуш килде.

“Нур” хуҗалыгы уңганнары акчалата премияләрне район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кулыннан кабул итеп алды.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова исә “Ташкын” һәм “Чәчер” хуҗалыкларында тулы куәттә барган кыр эшләре белән танышып, комбайнчылар белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100