news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының Киров авылы Советы яңа бинага күчте

Энгель Фәттахов киләчәктә әлеге үзәкне авылның матур бер паркы рәвешендә күрергә теләвен әйтте.

(Актаныш, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районының Киров авылы Советының яңа бинасын ачу Татарстан Республикасы көненә туры килде. Эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм һәм актив кировлылар бүгенге матур чарага да яше-карты, бала-чагасы бергә җыелып килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тантаналы мизгелләр башланганчы авыл яшьләре, балалары Киров авыл җирлеге башлыгы призына узучы футбол ярышларының финалында үз җитезлекләрен, уйнау осталыкларын күрсәтте.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кировлылар белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашып, соңгы елларда авыл җирлегендә барган матур үзгәрешләргә тукталды. Киров авылы үзәге шәһәрчек рәвешендәге матур үзәккә әйләнеп бара. Мәдәният йорты, ФАП янәшәсендә бик күркәм авыл Советы бинасы төзелде. Шунда ук фини-футбол мәйданчыгы да бар.

Энгель Фәттахов киләчәктә әлеге үзәкне авылның матур бер паркы рәвешендә күрергә теләвен әйтте.

Киров авыл җирлеге бинасын төзү эшләре быел яз көне март аенда башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, “ПМК” оешмасы тарафыннан кулланылышка да тапшырылды.

Җирле халык Дәүләт программасына керергә булышкан район башлыгы Энгель Фәттаховка, җирлек җитәкчеләре – Киров авыл башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфак Гаяновка, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиевка, “ПМК” төзелеш оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовка, төзүчеләргә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100